* {font-family: Arial; font-size: 11pt;} a.NoteRef {text-decoration: none;} hr {height: 1px; padding: 0; margin: 1em 0; border: 0; border-top: 1px solid #CCC;} table {border: 1px solid black; border-spacing: 0px; border-collapse: collapse; width : 100%;} td {border: 1px solid black;} .Normal {margin-bottom: 8pt;} .Normal (Web) {font-family: 'Times New Roman'; font-size: 12pt;} .Emphasis {font-style: italic;} .Strong {font-weight: bold;} .header {margin-bottom: 0pt;} .footer {margin-bottom: 0pt;} .Hyperlink {color: #0000FF; text-decoration: underline ;} .line_two {font-family: 'Times New Roman'; font-size: 12pt;} .line_one {font-family: 'Times New Roman'; font-size: 12pt;}

МБДОУ д/с №3 “ Городок чудес”

Выступление из опыта работы “ Татарские народные игры- как развитие творческой активности дошкольников в музыкально- исполнительской деятельности”

Подготовила:

Имамова Гульнур Шайдулловна,

воспитатель высшей категории

Мутыгуллина Эльгина Илтазеровна

воспитатель первой категории

Г. Альметьевск

Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән   таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф   гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,мили җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә-чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар   белән чашкалар, йон эрли торган каба

(Әби монланып йон эрләп утыра,кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра.Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Әби (Гульнур Шайдулловна): Кызым, ишектә кеше бар бугай, бар әле кара.

Кыз(Рамина): Ярый, әбекәй

(Исәнләшеп күрше әби керә.)

Күрше әби (Эльгина Илтазеровна): Исәнмесез, саумысез! Нишләп ятасыз,күршеләр?Хәлләрегезне белеп чыгыйм әле дигән идем..

Әби (Гульнур Шайдулловна): Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең әле. Балалар да кунакка киткән иде. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем,бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар) Менә онык белән икәү боегып тик утырабыз .Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

 Күрше әби (Эльгина Илтазеровна): Шулай шул  бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра.Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз (Рамина): Әбекәй, нәрсә соң ул аулак өй ? Ул ничек була ? Сөйлә әле безгә дә.

Әби(Гульнур Шайдулловна): Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз( Рамина): әбекәй, безгә дә өйрәтегез шул вакытта уйнаган уеннарыгызны,җыр- биюләрегезне.

Әби ( Гульнур Шайдулловна): бик рәхәтләнеп. Менә нәкъ бүген әниләрегез Актанышка кунакка китте.Әйдәгез  аулак өй ясап үткәннәрне искә төшереп алабыз

Әби (Гульнур Шайдулловна) : кызым, тиз генә өйне тәртипкә китереп куй әле. Кунаклар килгәндә өй чиста, күркәм булырга тиеш.

Кыз( Рамина)

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй “үткәрик әле.

Күрше әби(Эльгина Илтазеровна): Бәрәч, кызлар килеп тә җитте. Каршы ал кызым кунакларны.

( Җиңелчә көй астында кызлар утырып чигү чигә башлыйлар)

Күрше әби: Кызлар эшләгәндә берәр җыр җырласак эшләребеәдә тизрәк эшләнер ,күңелле дә булыр иде.Әйдәгез әле үзебезнең “Туган тел” ебезне җырлыйк.(җыр башкарыла)

(И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.)

Әби (Гульнур Шайдулловна): Кызлар, без бергә жыелгач төрле уеннар уйныйк идек.Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.

Уен: “Йөзек салыш”

Курше эби ( Эльгина Илтазеровна):Кызлар, эйдэгез тагын бер уенны искщ тошерик эле, бармак уены Без без без идек...

УЕН Без без без идек...

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

Егетләр җыр:

(Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.)

Ясмина:

-Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

Амина:

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр (бергэ): исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар( бергэ): исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр(бергэ):  Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Егетләр(Альберт): Кызлар кертегез инде.

Кызлар(Мэрьям): Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

(кара-каршы җырлау) “Челтәрле”

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Әби (Гульнур Шайдулловна): И,безнең яшьләр дә бик булдыра икән! Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйныйк идек. Мәсәлән: “Капкалы” “Ачык авыз” “Такмак әйтү” “Тәгәрәтешле” һәм башка төрле уеннар.

Кыз(Альмира): Әйдәгез без дә “ Капкалы “ уенын уйныйбыз.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасын

Эләкмәскә чамала.

Уен: “ Капкалы” (плюсовка песни)

Уйныйбыз да,җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын,

Йөргән юлларыгыз да.

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Җырлыйк әле,җырлыйк әле.

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

( Кызны тоталар капкада)

Кыз( Ясмина): кызлар, егетлэр әйдәгез бергәләп “ Чума үрдәк” уенын уйныйк әле

Уен: “ Чума үрдәк”

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

…………….үзенә иптәш сайлый

……………үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата

Кыз : ( Амина) Ай булдырдык, хэзер бергэлэп биеп тэ алыйк инде

ТАТАР БИЮЕ( кызлар, малайлар)

Әби (Гульнур Шайдулловна):Йөрәкләрне җилкетә торган көй.Белмим ничек түзәргә?

   (Бии башлый)

Бас бас катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Курше Әби( Эльгина Илтазеровна): Җитәр,җитәр уздырдың

Бигрәк тузан туздырдың

Аягыңны шакылдатып

Колагымны тондырдың.

Әби(Гульнур Шайдулловна): Әбиеңнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч,җырламагач

Мин монда нәмәстәгә.

Егет( Данияр):

Әйдә барыйк кибеткә

Көмеш алыйк йөзеккә

Ни кылансаң, шул килешә

Безнең кебек егеткә

Малайлар башкаруында “Чын егетләр “биюе

Кыз (Рамина): (телефоннан сөйләшә) Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта!

Әби(Гульнур Шайдулловна): Балалар өйне тәртипкә китереп куегыз! (балалар өй җыештыралар)

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште.Ярый әле кергәнмен. Болай булгач безнең гореф-гадәтләребез югалмый,аларны дәвам иттерүчеләребез бар.Рәхмәт сезгә,балалар! Менә шулай һәрвакыт бәхетле булып,кайгы,хәзрәтсез яшәргә язсын! Мин чыгыйм инде,исән- имин торыгыз.Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт.Хушыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”(фонограмма)