Статья находится на модерации
Казан шәһәре Совет районы “8нче гимназия Мәгариф үзәге”



ИННОВАЦИОН ЭШЧӘНЛЕК


Тема  ?ФДББСны тормышка ашыру шартларында укучыларның иҗади эшчәнлеген һәм активлыгын үстерүдә эшлекле уен элементлары кулланып, уку грамоталылыгын булдыру?


? Формирование у учителя родного (татарского) языка и литературы навыков развития читательской грамотности обучающихся в условиях реализации обновленных ФГОС” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында




 Проект авторы:
                                                                   югары квалификацион категорияле татар теле  
                                                                    һәм әдәбияты укытучысы   Айзатуллова Ә.М.
                                                   




Казан, 2024 ел





Эчтәлек

1. Кереш ------------------------------------------------------------- 3 - 8 бит
2. Төп өлеш --------------------------------------------------------- 9 - 14 бит
3. Йомгаклау-------------------------------------------------------- 15 – 17  бит
4. Кулланылган әдәбият ----------------------------------------- 18 бит






















Кереш өлеш

Җәмгыятьнең социаль – икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль  үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели.  Заман безнең алга белем алырга, эшләргә һәм эшләп табарга, яшәргә, күмәк тормыш итәргә өйрәтү бурычларын куя.  
Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.  
Бүгенге көндә татар телен укыту федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә оештырыла һәм без белем бирү системасы, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне, заман дәресләренә яңа таләпләрне күрәбез. Ә инде шәхеснең эчке ихтыяҗы, активлыгы, сәләте аның психологик һәм педагогик үсешен  билгеләүче төп фактор булып санала. Яшүсмерләрнең күпчелеге пассив тормыш алып бара, төрле чаралардан читтә калуны кулай күрә, мәктәптә алган белемнәрне кирәксез саный. Булган белемнәренең тормышта ничек, кайда куллану мөмкинлеген аңламау, һөнәр сайлауда кыенлыклар тудыра. Ә җәмгыятебезгә исә  тирән белемле, әхлакый яктан тотрыклы, инициативалы, иҗади шәхесләр кирәклеге көннән – көн актуальләшә.
Бу проблеманы хәл итүдә тормышка яраклашкан эшлекле уеннар ярдәм итәргә мөмкин.
Белемле яшүсмерләр  үз шәхси  дөньяларын булдырырга омтылалар. Алар үз яшьләренә караганда өлкәнрәк күренергә, башкача киенергә, олыларча фикер йөртергә тырышалар. Фантазияләрен эшкә җигеп, төрле уеннар уйныйлар. Шунлыктан, тәрбия һәм укыту процессында балаларның омтылышларын, теләкләрен исәпкә алып эшләү, аларны тормышчан уеннар ярдәмендә оештыру зарур. Төрле сыйныфларда үткәрелә торган эшлекле уеннар яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.
Бу проект 10-14 яшьлек мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителә. Тел өйрәнүдә эшлекле уен элементларына тукталу – тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә зур урын били. Балаларның үзара мөнәсәбәтләре, бер-берсенә таләпчәнлекләре, тел байлыгын арттыру максатыннан төрле чыганакларны өйрәнүләре, һәр мәсьәләгә иҗади якын килергә омтылышлары күп көч, түземлек сорый һәм алга таба уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аларда мөстәкыйльлек, оештыру сәләтен үстерергә  ярдәм итә.

Проектның максаты:
 Укучыларның фикерләү сәләте белән бергә иҗади үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә,   һәм коммуникатив принципларга таянып эшләргә өйрәтү, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче тәрбияләү, әйләнә - тирәдәгеләргә карата игьтибарлылык, ихтирам хисе тәрбияләү, хәтерне, сөйләм телен үстерү, тел байлыгын арттыру, фантазияне баету, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таба белергә, тормышта булган хәлләргә үз фикерләрен булдырырга өйрәтү.
ФДББС шартларында дәресләрдә  югары дәрәҗәләргә ирешү өчен эшлекле уеннарны урынлы кулланып, укучыларда тел байлыгын арттыру һәм чит телне өйрәнүгә теләк булдыруда әһәмиятен күрсәтү.  

Проектның бурычлары: 
А) Укытучы өчен:
эшлекле уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;
эшлекле уен төрләре белән таныштыру;
дәрестә эшлекле уенны урынлы куллану;
төрле тел уеннарын тәкъдим итү.
Б) Укучылар өчен:
баланың үз-үзенә уңай бәя бирүенә һәм үз-үзен хөрмәт итүенә ирешү;
укучылар белән үзара хезмәттәшлек аша уңышлы аралашу;
әйләнә-тирәдегеләргә карата ихтирам хисе, игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү;
укучыларның иҗади эшчәнлеген, мөстәкыйль фикер йөртүен  үстерү;
укучыларны кулланылган  материалны һәръяктан бәяләргә өйрәтү;
эшне оештыру һәм аны башкару сәләтен тәрбияләү;
тормыш итәргә яркалаштыру, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү;
көндәлек матбугат һәм өйрәнелгән чыгынаклар белән эшләү күнекмәләре булдыру.
Проектның тикшерену объекты:
Рус телендә сөйләшүче укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә эшлекле  уеннар төрләренең кулланылышы.
Проектның тикшеренү предметы:
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә  коммуникатив компетенция үстерү максатыннан кулланылган эшлекле уен элементлары.
Проектның метод һәм алымнары:
Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.
Тикшерү объекты:      
     10-14 яшьлек?укучылар  (5- 8 нче  сыйныфлар)
Тормышка ашыру урыны: 
      Белем бирү учреждениеләре
Проектның фәнни –гамәли әһәмияте:
Гомуми белем бирүнең икенче буын федераль дәүләт стандартында әйтелгәнчә, мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан- яңа социаль  тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.
Тәкъдим ителгән “ФДББС шартларында укучыларның иҗади эшчәнлеген һәм активлыгын үстерүдә эшлекле уен элементлары” проекты укучыларга үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәтергә, тормышта  юлларын табарга, шәхес буларак формалашуда мөмкинлекләр ачарга, һөнәрләр турында мәгълүмати яктан хәбәрдар булырга өйрәтә. Мәктәп балаларына  авырлыклар алдында югалып калмаска, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләргә, тел байлыгын үстерергә ярдәм итә. Уенчылар шәхес буларак кына формалашып калмыйлар, ә төркемара хезмәттәшлектә үз фикерләрен мөстәкыйль рәвештә тирә - юньдәгеләргә җиткерә алуларына  ирешәләр. Гомумән алганда,  уеннарны  класстан тыш чараларда,  дәресләрдә уйнау УУГ камилләштерә. Шәхескә карата УУГ – баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавы һәм кабул итүе, үзенең хезмәтен планлаштыру – регулятив, эзләнүләре аша – танып-белү гамәлләрен үстерүе, бәйләнешле сөйләм, укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итеп, коммуникатив гамәлләрне ныгыта. Шулай ук  предмет, предметара нәтиҗәләргә дә уен элементы аша  ирешү җиңелрәк.
Проект эшендә татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә рус телле укучыларның аралашу компетенциясен үстерү  методикасы, бу компететенцияне формалаштыру һәм үстерү өчен нинди уеннар кулланырга мөмкинлеге турында мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәби укуны укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүчеләргә чыганак булып торуы белән аңлатыла.
Проектта катнашучылар:  урта мәктәп укучылары.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе:
Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезендә -  Г.К.Селевконың “Заманча белем бирү технологияләре” (“Современные образовательные технологии”) уку әсбабы тора.    Ул педагогик технология төшенчәсен өч аспектта карый: 
1) фәнни: педагогик технология – педагогиканы белем бирү максатын, эчтәлеген, методларын өйрәнүче һәм педагогик процессларны проектлаучы өлеше;
 2) процессуаль-тасвирлаулы: белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк булган максат, эчтәлек, ысул һәм алымнардан торган процессны тасвирлау;
 3) процессуаль-тәэсирле: педагогик процессны гамәлгә ашыручы, “шәхси, инструменталь һәм педагогик-методологик чараларны хәрәкәтләндерү”. 
Шулай ук Ф.Ф.Харисовның ?Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре?, Р.Волкова , Р. Гарәфетдиноваларның “ Башлагыч мәктәптә татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен алымнарын һәм методларын куллану”, К.С. Фәтхуллова , Э.Н. Денмөхәммәтоваларның ” Телдән сөйләмгә өйрәтү”, Н. В. Максимовның “ Лексика. Уен. Укытучылар өчен ярдәмлек”, Р.Р. Нигъмәтуллиинаның “Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары”, Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанованың “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм” хезмәтләре тәшкил итә.    Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.
Б.Г. Лихачев фикеренчә, педагогогик технология – укыту процессындагы махсус ысуллар, алымнар, психологик-педагогик юнәлешләр җыелмасы; ул – педагогик процессны оештыруның төп коралы. В.П. Беспалько педагогик технологияне “укыту процессын тормышка ашыруда эчтәлекле техника” дип саный. И.П. Волков бу терминны укытуның көтелгән нәтиҗәләрен тасвирлау процессы буларак карый.
Проект эшенең структурасы: 
проект эше кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Эшлекле уен элементлары кергән дәреснең  көтелгән нәтиҗәләре:
шәхес үсешенә, регулятив осталыкка (максат кую һәм аңа ирешү, план буенча эшләү, тикшерү, төзәтмә кертә белү), танып белүгә, аралашу сәләтенә кагылышлы эш-гамәлләр уздыру;
укучының үзен уңай яктан бәяләү һәм хөрмәт итү хисе тәрбияләү;
үзара  хезмәттәшлек аша уңышка ирешү юллары күрсәтелү;
тирә-яктагыларга карата ихтирамлылык, игътибарлылык,
кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү;
ана телендә сүз байлыгын аррттыру өстендә эш алып бару;
белемле шәхес тәрбияләү; 
катлаулы ситуацияләрдән чыгу юллары күрсәтү;
куелган максатка нәтиҗәле ирешү юллары ачыклану;
җәмгыятькә карата зарарлы булган  күренешләргә каршы тору чараларын  өйрәтү.
Бу тәкъдим ителгән эшлекле уеннар дәресләрне нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер эшлекле уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.




Төп өлеш

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар.  
Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә. Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту про- цессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора.
Рус телле укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан нинди уеннарны кулланып була соң? Белгәнебезчә, коммуникатив компетенция үз эченә укучыны ана телендә иркен аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне ала. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә исә тыңлап аңлау (аудирование), сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм керә .
Аудирование – мәгълүматны ишетү каналы аша кабул итү. Чит телдә яңгыраган сѳйләмне аңларга ѳйрәтү турында сүз барганда, тыңлап аңлау һәм ишетеп аңлау төшенчәләренә тукталып китәргә кирәк. Тыңлап аңлау ул – махсус, ягъни барлык игътибарны юнәлтеп тыңлау. Ишетеп аңлау – катлаулырак процесс, ул – сѳйләүчене махсус тыңламасаң да аңлауны күзаллый. Әйтик, транспортта барганда, як-ягыңдагы башка пассажирларның сѳйләшүен һ.б. Сѳйләүчене тыңларга, әмма аңламаска мѳмкин. Бу – сөйләшүнең аралашучылар барысы да белгән телдә бармаганда яки бу телне белү дәрәҗәсе җитәрлек булмаганда шулай була. Шуңа күрә аудирование, сѳйләм белән беррәттән, икенче телдә аралашуны тәэмин итә торган тѳп эшчәнлек тѳре булып санала. 
 Психологлар Л.С.Выготский, Н.И.Жинкин, И.А.Зимняя, А.А.Леонтьев хезмәтләре тыңлап аңлауның психологик табигатенә, аның башка сөйләм эшчәнлеге төрләре белән бәйләнешенә багышланган. 
Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән.   Күпчелек укытучылар, татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы. Психологлар хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр.
Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, ?Гәүдә төзелеше? темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән ?Күз, колак, борын? дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.



Мисал өчен түбәндәге эшлекле уен тәкъдим ителә:

 “Редакциядә кунакта”
Эш төркеме: 14-15 яшьлек?укучылар (8- 9 сыйныфлар)
Үткәрелү урыны: белем бирү учреждениеләре.
   
Проектны тәкъдим итү формалары:
1.Әзерлек  этабы:
1)Уенны оештыру
сценарий төзү
уен планы
уенның сурәтләнеше
инструкция эчтәлеге
материаль яктан тәэмин ителү
Әзерлек этабы. Әлеге этапта  эш уенның сценариен төзүдән башлана, ситуация һәм  объект сайлана. Сценарий эчтәлеген түбәндәгеләр тәшкил итә:
- уенның максаты
- хәл ителәсе проблемалар
- алга  куелган бурычлар
- эшлекле уен планы
- уенны гомуми күзаллау
- ситуациянең эчтәлеге
- катнашучыларны характерлау
2) Уенга кереш:
проблема, максат кую
шартлар, инструктаж
регламент, кагыйдә
рольләргә бүлү
төркемнәр формалаштыру
консультация (киңәш)
Ресурслар:
Норматив- хокукый
1. Инструктаж
2. Нигезләмәләр
3. Локаль актлар
4. Приказлар
 Материаль – техник:
1. Компьютер
2. Интерактив такта
3. Проектор
4. Костюмнар
5. Битлекләр
6. Грим
Җитәкче кадрлар:
1.Татар теле укытучысы
2. Музыка укытучысы
3. Китапханәче һәм башкалар.
Фәнни -методик ярдәмлек:
1.Тел сәнгате өлкәсенә караган методик ярдәмлекләр
2. Әдәби әсәрләр
3. Спектакльләрдән өзекләр.
Мәгълүмати чыганаклар:
1. Сайтлар
2. Журналлар
3. Әдәби әсәрләр
4. Дисклар
5. Видео- һәм аудиоязмалар
Мотивлаштыру:
1.Призлар, истәлекле бүләкләр тапшыру.
2.Тамашачылар алдында чыгышлар ясау.
3.Бәйгеләрдә катнашу.
4.Вакытлы матбугатта яктырту.
  Оештыру:
    1. Сыйныф бүлмәсе
    2. Актлар залы
    3. Сәхнә
    4. Китапханә
Алга таба уен башланып китә. Уенда катнашучылар һәм экспертларның тиешле юнәлештә эш башлаулап җибәрүләре күзәтелә. Шулай ук эш режимы билгеләнә, үткәреләчәк чараның төп максаты ачыклана. Куелган максаттан чыгып, уенга  ситуация сайлана. Укучылар агымда   рольләр белән таныштырыла. Шул ук вакытта  әзер материаллар белән пакет таратыла, инструктаж уздырыла, уенның кагыйдәләре белән таныштырыла. Җитәкче тарафыннан төрле файдалы киңәшләр бирелә. Уенга кагылышы булган өстәмә мәгълүмат та туплана. Кагыйдә буенча, укучылар кирәкле моментта  экспертларга да мөрәҗәгать итә алалар. Катнашучы геройларга  уен алдыннан үзара аралашырга рөхсәт бирелә, ләкин рольдән баш тарту, уеннан чыгу һәм уен барышында пассивлык күрсәтү, регламентны сакламау тыела, уенның ахырына кадәр үзеңне әдәпле тоту сорала.
2.Төп этап
1) Төркем белән эшләү:
чыганак белән танышу
тренинг
техник чаралар куллану
2)Төркемара әңгәмә
чыгышлар
нәтиҗәне яклау
дискуссия
экспертлар эше    
3.Йомгаклау, нәтиҗә ясау этабы
уенга нәтиҗә ясау
йомгаклау
бәя, үзбәя
рекомендация
Эшлекле  уен барышы:
Рольләр:
Баш мөхәррир – 1 кеше
Җаваплы сәркәтип – 1 кеше
Хәбәрчеләр -15 кеше
Корректорлар – 3 кеше
Рәссамнәр – 3 кеше
Оештыру өлеше: 5 әр  кешедән торган өч хәбәрчеләр командасы оештырыла. Алар үзләренең командаларына капитан, девиз сайлыйлар, газета чыгарырга материал туплыйлар.
1) Командаларны сәламләү
2) Девизны әйтү
Төп этап
Командаларга беренче бирем:
1 нче командага – гади җөмлә турында мәгълүмат;
2 нче командага – тезмә кушма җөмлә турында мәгълүмат;
3 нче командага – иярченле кушма җөмлә турында мәгълүмат әзерләү.
Корректорлар эшләрне тикшерәләр, сәркәтит һәр дөрес җавап өчен жетоннар өләшә. 
Икенче бирем:
Экранда ситуация күрсәтү. Командалар, җөмлә төрләрен дөрес кулланып, мәкалә язарга тиеш. (15 җөмлә)
Корректорлар эшләрне тикшерәләр,сәркәтит һәр дөрес җавап өчен жетоннар өләшә.
Өченче бирем:
а) Капитаннар өчен “Синтаксис” курсы буенча  блиц – турнир;
б) команда әгъзаларына карточкалар өләшү. Анда “Һөнәр сайлау” темасына караган текстларны тәрҗемә итү сорала.
Корректорлар эшләрне тикшерәләр,сәркәтит һәр дөрес җавап өчен жетоннар өләшә.  
Дүртенче бирем:
Командадагы рәссамнар җитәкчелегендә рәсемнәргә  конкурс тәкъдим ителә.
Уенны карап утыручы тамашачылар рәсемнәргә бәя бирәләр. Җиңүче билгеләнә.
3.Йомгаклау, нәтиҗә ясау этабы
уенга нәтиҗә ясау
йомгаклау
бәя, үзбәя
рекомендация
Бу этапта баш мөхәррир һәм корректорлар чыгышы, үзара фикер алышу, төрле файдалы киңәшләр, укучыларның шәхси чыгышлары тыңлана. Башкарылган эшкә бәя куела, һәрьяклап нәтиҗә ясала. Кайберәүләр үз хезмәтләренә үзләре бәя бирәләр.
Иң соңыннан, җитәкче укытучы ирешелгән уңышларны билгеләп үтә, чынбарлыкта һәм уенда булган вакыйгаларны чагыштыра, уңай һәм тискәре якларны ассызыклап, уенны тәмамлый.












Йомгаклау

Үсмерләр тормышында, кече яшьтәгеләрнеке кебек үк, төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Шуңа күрә югары сыйныф укучылары  өчен эшлекле уеннарның әһәмияте зур. Ләкин укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш. Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Эшлекле уеннарның да  кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, ?дөрес әйттемме? дигән табигый курку - тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.
Проект эшендә рус балаларына татар телендә аралушуга  өйрәтү юлында тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
– рус балаларына татар телен өйрәтүдә эшлекле уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;
– эшлекле уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;
Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүдә эшлекле  уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята, шулай ук шәхесне  үстерергә, баланың  тормыш кыйммәтләрен аңлавына, максат кую һәм аңа ирешү, план буенча эшләү, тикшерү, төзәтмә кертә белү, танып белү, аралашу сәләтенә кагылышлы эш – гамәлләр уздырырга этәргеч булып тора. Укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә, уңышка бару юлларын табарга өйрәнәләр; тирә - яктагылар, сыйныфташларга карата ихтирамлылык, игътибарлылык, кайгыртучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү  урын ала.
Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Димәк, уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы да.
















Кулланылган әдәбият

Баев П.М. Играем на уроках русского языка. - М.:Русский язык, 2009.-86с.
Ганина И.И.Проектная деятельность на уроке литературы  // Мәгариф. - 2015. - № 1, 46- 48 б.
Горячев А.В. Проектная деятельность в образовательной системе “Школа 2100”// Начальная школа плюс до и после,2004.-№5.
Самоукина Н.В. Организаңионно – обучающие игры в образовании./М.:Народное образование,1996. 
Селевко Г.К. Современные образовательные технологии.-М.: Народное образование,2008.
Советова  Е.В. Школа нового поколения. Педсовет. Ростов-на-Дону: Феникс, 2012.
Степанов П.В., Григорьев Д.В. Внеурочная деятельность. Примерный план внеурочной деятельности в основной школе. ФГОС, 2014.
Стронин М.Ф. Обучающие игры на уроках английского языка. – М.,2010.
Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. -Казан: Мәгариф, 2006.
 Чернобай Е.В.  Технология урока в современной информационной образовательной среде. М.: Просвещение, 2012.
 Эльконин Д.Б. Психология игры. М., 2010.
 Ягъфарова Р.Х. Башлангыч сыйныфларда проект эшчәнлеге.
    Мәгариф, 2009. №8 ,  41- 43 б.
Электрон ресурслар:
Харисова Ч.М. Хәзерге татар теле морфологиясе: электрон белем бирү ресурсы // http://tulpar.kpfu.ru/pluginfile.php/91465/ 
Информационно-методическая интернет-поддержка учителей http://www.ipkro.isu
Образовательный Интернет центр на татарском языке http://belem.ru/








HYPER13PAGE  HYPER15


5