Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

«54нче гимназия» муниципаль бюджет

гомуми белем бирү учреждениесе

Мастер-класс:

“Әдәби уку дәресләрендә яңа инновацион технологияләр куллану аша башлангыч сыйныф укучыларында универсаль уку гамәлләре формалаштыру”

Беренче квалификацион категорияле

башлангыч класс укытучысы

Кашапова Лилия Нигъмәтҗан кызының

түгәрәк өстәлдә чыгышы

2024 ел

Мастер-класс:

“Әдәби уку дәресләрендә яңа инновацион технологияләр куллану аша башлангыч сыйныф укучыларында универсаль уку гамәлләре формалаштыру”

Максат: башлангыч сыйныф укучыларында универсаль уку гамәлләре формалаштыруда яңа инновацион технологияләрнең мөмкинлекләрен күрсәтү һәм коллегалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ирешү.

Бурычлар

1. Әдәби уку дәресләрендә критик фикер йөртү алымнары: синквейн, кластер, идеяләр кәрзине алымнарын кулланып күрсәтү һәм практик күнекмәләр булдыру.

2. Сингапур структуралары Раунд Тэйбл, Релли Робин, Коннерс структураларын кабатлау һәм дәрестә урынлы куллана белергә өйрәтү.

3. Универсаль уку гамәлләренең классификациясен ныгыту.

Мастер-класс барышы:

Кереш

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Үземнең чыгышы

мны күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхред

дин сүзләре белән башлап җибәрер идем.

(1 слайд)

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”

Р.Фәхреддин

Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Фән һәм техника казанышлары зур тизлек белән үсә барган заманда мәгариф тә яңара, камилләшә бара. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә; безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. 2009 елны яңа дәүләт стандартлары кабул ителде. Иске стандартлардан аермалы буларак, яңа дәүләт стандарларның төп бурычы булып универсаль уку гамәлләре формалаштыру тора.

Сыйфатлы белем бирү өчен без дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшлибез. Педагогик инновация - ул белем бирүнең нәтиҗәлелеген үстерү өчен кулланыла торган яңа педагогик алымнар, ысуллар һәм технологияләр.

Инде төшенә башлагансыздыр, минем мастер-классның темасы: башлангыч сыйныф укучыларында универсаль уку гамәлләре формалаштыруда яңа инновацион технологияләрнең мөмкинлекләрен әдәби уку дәресе мисалында күрсәтү. (2 слайд)

Эшне оештыру өчен миңа ярдәмчеләр – “укучылар” кирәк була. Рәхим итеп 2 төркемгә 4әр итеп утырыгыз. Ә калганнар “тамашачы” булыр. “Тамашачылар”да мастер-класста актив катнашучы булырлар. Аларга актив эшчәнлек өчен кулланмалар тәкъдим итәм.

Уңай эмо

циональ

хал

әт тудыру.

Хәзер мин сезгә чәчәк бирәм. Ә сез, һәрберегез,

шушы чәчәкнең

таҗ

ына

укытучы буларак үзегездәге иң уңай сыйфатларның берсен язарга тиеш буласыз.

......

Мин шундый

тәҗрибәле,

белемле

, иҗади, компетентлы, таләпчән

коллегалар белән хезмәттәшлек итәчәгемә бик шат

мын

.

Әйдәгез, түгәрәккә тезелеп басыйк.

Күз алдына чәчәкле җәйге алан һәм

якты

нурлары белән иркәләүче

җылы кояшны күз алдына китерик.

Бу җылы атмосфера мастер-класс азагына кадәр безгә юлдаш булсын.

Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Ә хәзер түгәрәкнең тышкы ягына карап борылып басыгыз. Мин сезгә битләр таратам. ( Й, К, Т, А, У хәрефләре язылган битләр таратам)

Борылыгыз һәм и

гътибар белән карагыз, бирелгән хәрефләрдән

нинди

сүз килеп чыгар? Шул сүзне төзеп тезелеп басыгыз.Нинди сүз килеп чыкты? (Тукай

)

Димәк безнең бүгенге тема ничек яңгырар?

Бик дөрес.

Ә нинди максат, бурычлар куярбыз?

Габдулла Тукай

турында үз фикерләрегезне әйтегез. (Габдулла Тукайның тууына быел 130 яшь. Г.Тукай – бөек шагыйрь. һ.б.)

Дөрес , балал

ар. Бүген без татар халкының бөек

шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белемнәребезне

ныгытыр

быз.

Быел язучының олуг

ъ

юбилее

- тууына 130 яш

ь.

Г. Тукайның тормыш юлы (уен-ярыш)

(Раунд Тэйбл структурасы)

Шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерү өчен мин сезгә уен-ярыш тәкъдим итәм. 2 төркемгә

дә схема төшерелгән бит бирәм.

(5 слайд).

Бу схемага Г.Тукайның яшәгән ур

ыннарын

эзлекле тәртиптә урнаштырып чыгарга.

Шагыйрьнең туган авылыннан башлыйбыз. Һәр өстәлдә эшне 1нче номерлы укучы башлый һәм 2нче номерлы укучыга тапшыра. Схема тутырылып беткәнче шулай түгәрәк буенча дәвам итә. Рәхим итеп эшне башлыйбыз.

Тамашачылар белән эш

Укучылар

эшләгән арада “тамашачылар” белән

әңгәмә корып алырбыз. Дәреснең темасын җиткерү этабында

укучылар нинди универсаль уку гамәллә

ре башкарды

лар?

(сүз җыйдылар – танып-белү УУГ, тема һәм максат куйдылар – регулятив УУГ, группада эшләгәндә үз фикерләрен әйттеләр – коммуникатив

УУГ

)

Шигыр

ь

ләр буенча с

инквейн төзү

- Укучылар, сез мультфильм карарга яратасызмы? Бик яхшы, хәзер без сезнең белән Г. Тукайның “Туган авыл” шигыре буенча мультфильм карарбыз, ә аннан соң “туган авыл” сүзенә синквейн төзербез.

Мультфильмны карау

Синквейн – ул бирелгән темага иҗади фикер йөртеп төзелгән мавыктыргыч һәм кызыклы 5 юллык шигырь. Синквейн төзүнең үз кагыйдәләре бар:

нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

нче юл. 

Т

ема

га

туры килә торган ике сыйфат.

нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә.

Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
       5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән

чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

Сезнең игътибарга укучылар төзегән синквейнны тәкъдим итәм.

(9 слайд)

Укытучы

Белемле, ягымлы.

Укыта, тәрбияли, ярата.

Эше күп- барысына да җитешә.

Изге һөнәр

Габдулла Тукай

Бөек, моңлы
Иҗат итә, яза, эшли
Милләткә хезмәт итә.

Даһи

“Тамашачылар” га “Шигырь” сүзенә синквейн төзергә тәкъдим итәм

Ә

хәзер сез

төзегән

синквейнны тыңлап карыйк.

1нче өстәл 3нче укучы.

Ә минеке менә болай булды

:

Туган авыл

Кадерле, якын.

Яратам, сагынам, тартылам.

Хәтеремдә мәңге калыр.

Ватаным.

Г.Тукай шигырьләрен рол

ь

ләргә бүлеп уку.

(Релли Робин структурасы)

Хәзер без сезнең белән

шигыр

ь

ләрне

рол

ь

ләргә бүлеп укырбыз. Ә парларда эшләү өчен шигыр

ьд

ә ничә герой булуы кирәк булыр икән? (2).

Бик дөрес. Ягез, уйлап әйтегез әле, Габдулла Тукайның кайсы шигыр

ь

ләрен укып булыр? (“Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Фатыйма белән сандугач” һ.б.)

Укучылар,

ян-як күршегез

белән

парлар төзеп басыгыз. 1нче һәм 2нче номерлы укучылар “Кызыклы шәкерт”, ә 3нче һәм 4нче номеры укучылар “Бала белән күбәләк”

шигыр

ь

ләрен

рольләргә бүлеп,

сәнгат

ьле итеп укып к

үрсә

тегез.

Тамашачылар белән эш

Әйтегез әле яңа гына кулланылган сингапур структурасы ничек дип атала?

(Релли Робин)

Ул нинди УУГ формалаштыра? (Коммуникатив, регулятив УУГ)

Г.Тукай әсәрләрен классификацияләү

( Конерс структурасы ) (12 слайд)

Укучылар

,

Г.Т

укай

балалар өчен

бик күп

әсәрләр

иҗат иткән.

Әкиятләр, шигыр

ь

ләр. Бик күп шигыр

ьл

әренә көй язылып җырга

да

әйләнгән.

- Хәзер без сезнең белән почмаклар сайларбыз. Мин сезгә өч почмак тәкъдим итәм: 1нче почмакка әкият яратучылар, 2нче почмакка шигырь яратучылар, 3нче почмакка җыр яратучылар басуын сорыйм.

- Рәхмәт. Һәр почмакның үз биреме бар.

- Бирелгән юлларны укып, бу Тукайның кайсы әкиятеннән, шигыреннән, җырыннан икәнен белегез.

- 1нче булып сезнең арада озынрак кеше башлый.

1нче почмак “ Әкияттә кунакта

Шигырь юлларын укы.

Бу юллар Габдулла Тукайның кайсы әкиятеннән?

1. . Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше. /________/

2. Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба. /___________/

3. Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

“Йә иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым. /__________/

Пантамимо ярдәмендә бер төркем укучылар Г.Тукайның берәр әкиятен сәхнәләштерә, укучылар шул сүзсез хәрәкәтләрдән танырга тиеш була.

2нче почмак “ Балачак илендә шигырьләр”

Шигырь юлларын укы.

Бу юллар Габдулла Тукайның кайсы шигыреннән?

1. Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укыйсакалын селкетә. /_____________/

2. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. /______________/

3.. Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш. /___________/

Яраткан 1 җырыгызны башкарыгыз.

3нче почмак “Җырлар”.

Бу юллар Габдулла Тукайның кайсы шигыреннән?

1. Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!” /_______________/

2. Йокла, угълым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең. /____________/

3. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем, -

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. /_______________/

Зур рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.

“Тамашачылар” белән эш

Әлеге этапта кайсы Сингапур структурасы кулланыла?

Конерс структурасы

Йомгаклау. Кластер төзү.

- Дәреснең йомгаклау этабында кластер алымы куллану бик отышлы. Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тотаТөп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела

мәгълүматны кабул итү тәэсирен көчәйтә,

кызыксыну уята,

белем алуның сыйфатын күтәрә,

бергәләп эшләтә,

үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга бирә

Кластер - ул критик фикерләү технологиясенең бер алымы. Дәресләремдә мин аның кояш һәм тәлгәш структурасын

кулланам.

- Хөрмәтле укучылар, татар халкының сөекле улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәресебез тәмамланып килә. Дәрестә өйрәнгәннәрне йомгаклап мин сезгә “ Габдулла Тукай” исеменә кластер төзергә тәкъдим итәм.

- Ә хәзер бүгенге мастер-класска багышлап ясалган кластерыма күз салыгыз әле.

- Мастер-класста мин нәрсә әйтергә теләдем? Яңа стандарт таләпләренә җавап бирүче дәрес үткәрү өчен без яңа технологияләр кулланырга, һәм аны универсаль уку гамәлләре формалаштыруга юнәлдерергә тиешбез.

- Хөрмәтле коллегалар! Сез бүгенге мастер-класста шулкадәр тырышып эшләп, әлбәттә, дәресләрдә инновацион технологияләр буенча белемнәрегезне арттыргансыздыр. Шулай икән - мин бик шат. Ярдәмегез өчен, хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!